Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2024 елга Россиядә 1400 яңа газ заправкасы барлыкка киләчәк

ТЭФ-2019 форумы кысаларында Татарстанда «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» семинар-киңәшмәсе узды.

Россиядә 1400 яңа ягулык салу комплексы ачу планлаштырыла. Бу хакта Россия энергетика министры урынбасары Антон Инюцин Казанда «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» түгәрәк өстәлендә ясаган докладында сөйләде.

«Инфраструктура җитешсезлеге кечкенә модель рәт китереп чыгара. Шуңа күрә без вице-премьер дәрәҗәсендә алдагы 5 елда 1300–1400 заправка комплексы күрсәткеченә чыгарга кирәк дигән карар кабул иттек. Бу инфраструктураны алга таба үстерү», — дип планнары белән уртаклашты министр урынбасары.

Антон Инюцин шулай ук барлык рискларны да энергетиклар үз өстенә алачагын әйтте. Алар әлеге заправкалар төзелешенә акча салачак.

«Инвесторларга ярдәм итү өчен без бу төзелешне субсидияләргә булдык, бу кертемнәрнең 30 процентын тәшкил итә. Бу бер заправкага 40 млн сум», — дип өстәде ул.

Россия энергетика министры урынбасары билгеләп үткәнчә, регионнарның әзерлеге тиешле дәрәҗәдә һәм Татарстанның газ-мотор сәясәте өлкәсендәге тәҗрибәсен мисал итеп китерде.

КazanExpo ТЭФ-2019 форумы кысаларында «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» семинар-киңәшмәсе узды. Форум 12 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Фото: Рамис Габасов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев