Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

2025 ел башыннан Татарстан Республикасында 4 меңнән артык гаилә балаларның укуы өчен ана капиталы акчалары белән түләде

Татарстан Республикасының 4 меңнән артык гаиләсе 2025 ел башыннан ана капиталы акчасын белем бирү хезмәтләренә түләү өчен файдаланды.

           

Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бу максатларга 36 млн сумнан артык акча күчерде.

2025 елда аның күләме:

  • беренче бала тугач- 690 266,95 сум;
  • икенче бала тугач- 221 895,14 сум;
  • элегрәк ана капиталына хокук булмаган очракта, икенче яки аннан соңгы балалар тугач -912 162,09 сум тәшкил итә.

           Мәгариф, гадәттәгечә, ана капиталын файдалануның иң кирәкле юнәлешләреннән берсе булып кала. Программа эшли башлаганнан бирле Татарстанда 50 меңнән артык гаилә ана капиталы акчаларын балаларны укытуга тоткан.

           Гаиләләр ана капиталы хисабына укыту, балаларны балалар бакчасына йөртү, түгәрәкләрдә, спорт секцияләрендә, иҗади студияләрдә шөгыльләнү яки чит тел курсларында йөртү чыгымнарын да түли ала. Оешманың белем бирү эшчәнлегенә лицензиясе булуы мөһим.

          «Татарстанда ана капиталы гаиләләргә ярдәм итү өчен мөһим инструментка әйләнде. Күпчелек ата-аналар белем бирүне өстенлекле юнәлеш буларак сайлый, чөнки бу балаларның киләчәгенә керткән өлеш  һәм иртәгесе көнгә ышаныч”, - дип ассызыклады Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

           Балалар бакчасы һәм мәктәпкәчә яшьтәге дәресләр өчен түләгәндә, ана капиталына хокук биргән баланың ничә яшьтә булуы мөһим түгел.  Ә төп һәм өстәмә белем бирү өчен ана капиталын балага өч яшь тулганнан соң гына кулланып була. Гаиләләр әлеге ярдәмнән  Россия мәгариф оешмаларында белем алучы 25 яшькә кадәрге үз балалары һәм уллыкка алынган балалар өчен файдалана алалар.

            Гаризаны  Дәүләт хезмәте порталында, күпфункцияле үзәк  яки Социаль фондның клиент хезмәте аша бирергә мөмкин. Гадәттә гариза биш эш көне эчендә карала, аерым очракларда унике көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Акчалар турыдан-туры мәгариф оешмаларына күчерелә.

           Социаль ярдәм чаралары, Социаль фондның Татарстан Республикасы буенча бүлеге хезмәтләре һәм түләүләре турында тулы һәм дөрес мәгълүматны  СФР сайтында һәм социаль челтәрләрдәге ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм  рәсми аккаунтларда табарга була.

          Өстәмә мәгълүмат яки консультация алу өчен гражданнар 8 800 100 0001 телефоны буенча бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә ала (төбәк линиясе тәүлек буе эшли - 24/7, шалтырату бушлай).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев