Бала авыр тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә озатылган.
Ике-өч сәгатьтән реанимациядә үлгән. Бәхетсезлек очрагы Казанда була. 13 ноябрьдә 17 сәгать 20 минутта тугызынчы кат тәрәзәсеннән 4 яшьлек малай егылып төшкәнен күрәләр. Бу вакытта баланың әнисе улының туган көнен билгеләп утыра торган була.
Бала 21 сәгать 30 минутта үлә. Әлеге факт буенча тикшерү башланган.
Нет комментариев