63 миллион сум акча урлаган инкассатор улын күрде
Аның хатыны суд утырышына улының берничә фоторәсемен алып килгән. Яшел Үзәндә 26 яшьлек элеккеге инкассатор Игорь Богаченко эше буенча суд тыңлаулары башлады. Исегездә булса, Игорь Богаченко 2015 елның гыйнварында банкның 63 миллион сум акчасын урлап качкан иде. Бүген гаепләнүчеләрне судта якларга туганнары да килгән. Игорь Богаченконың хатыны үзе белән улының...
Аның хатыны суд утырышына улының берничә фоторәсемен алып килгән.
Яшел Үзәндә 26 яшьлек элеккеге инкассатор Игорь Богаченко эше буенча суд тыңлаулары башлады. Исегездә булса, Игорь Богаченко 2015 елның гыйнварында банкның 63 миллион сум акчасын урлап качкан иде. Бүген гаепләнүчеләрне судта якларга туганнары да килгән.
Игорь Богаченконың хатыны үзе белән улының берничә фоторәсемен дә алып килгән. Аларның баласы әти кеше сак астына алынганнан соң дөньяга килде. Суд утырышы төгәлләнгәннән соң Эльвирага иренә өеннән алып килгән ризык белән әлеге фоторәсемнәрне дә тапшыру рөхсәт ителгән. Балага әтисе хөрмәтенә Игорь дип исем кушканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев