Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Әдәби марафон» рейтингында иң популяр язучы исеме билгеле булды

Халык мәхәббәтен билгели торган исемлектә якташыбыз Гөлсинә Галимуллина исеме дә бар

«Әдәби марафон»чылар рейтингында Айгөл Әхмәтгалиева иң популяр язучы буларак танылган - 50 автордан торган исемлек аның исеме белән башланган.

«Әдәби марафон»ның төп оештыручысы булган «Татнетны үстерү фонды» билгеле бер дәрәҗәдә язучыларга карата халык мәхәббәтен билгели торган исемлек төзегән.

Исемлек 2023 елда #әдәбимарафон проектында катнашкан марафончылар фикереннән чыгып тупланган.

«Монда берничә факторны билгеләп үтү кирәктер - иҗатының камиллеге белән бергә әлеге язучының китап укучылар белән очрашулар саны, каләменең үткенлеге һәм әйткән сүзләренең актуальлеге, Интернет челтәрен куллану дәрәҗәсе һәм башкалар. Әдәби марафон тантаналарына ешрак килү һәм сәхнәдән үз фикерен халыкка камил итеп ирештерә белү дә бу рейтингка тәэсир итә, мөгаен», дип аңлатма бирә оештыручылар.

1. Айгөл Әхмәтгалиева - 625

2. Ркаил Зәйдулла - 350

3. Зифа Кадыйрова - 338

4. Гөлүсә Батталова - 237

5. Гөлсинә Галимуллина - 182

6. Нәбирә Гыйматдинова - 148

7. Ләбиб Лерон - 147

8. Рабит Батулла - 141

9. Гүзәл Галләмова - 120

10. Шәмсия Җиһангирова - 115

11. Ленар Шәех - 110

12. Марат Кәбиров - 90

13. Гөлүсә Шаһбан - 87

14. Рифат Сәлах - 87

15. Сания Әхмәтҗанова - 78

16. Факил Сафин - 75

17. Разил Вəлиев - 69

18. Йолдыз Шәрәпова - 67

19. Мәдинә Маликова - 56

20. Зөлфәт Хәким - 53

21. Галимҗан Гыйльманов - 49

22. Раил Гатауллин - 46

23. Рафис Корбан - 40

24. Йолдыз Миңнуллина - 38

25. Илсөяр Иксанова - 37

26. Фоат Садриев - 37

27. Алмаз Гыймадиев - 36

28. Фоат Галимуллин - 36

29. Гөлнур Айзат - 34

30. Равилә Шәйдуллина-Морат - 34

31. Фәүзия Бәйрәмова - 33

32. Равил Фәйзуллин - 32

33. Ләйлә Дәүләтова - 30

34. Люция Әблиева - 29

35. Гөлара Шәрипова - 28

36. Рәмзия Габделхакова - 28

37. Эльмира Җәлилова - 27

38. Рәфкать Шагиев - 25

39. Әлфия Ситдыйкова - 23

40. Ренат Харис - 22

41. Вазыйх Фатыйхов - 21

42. Дамир Гарифуллин - 21

43. Марсель Галиев - 21

44. Данил Салихов - 20

45. Вахит Имамов - 19

46. Лилия Гыйбадуллина - 19

47. Эльмира Шәрифуллина - 19

48. Зиннур Хөснияр - 18

49. Клара Булатова - 18

50. Рүзәл Мөхәммәтшин – 18

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/adabi-marafoncylar-reitingynda-aigol-axmatgalieva-in-populyar-yazucy-bularak-tanylgan-5874690

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев