Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Адаштыра, саташтыра, агулый да бу гөмбә дигәннәре! (КИҢӘШЛӘР, БӘЯЛӘР)

Гөмбә яңгырдан туймас, диләр. Бертуктаусыз яуган яңгырлардан соң аны җыеп кына өлгер. Гөмбәсе дә күп, җыючылары да шактый. Сатучылары да хәйран. Мәскәү базарында да бүген дилбегә гөмбәчеләр кулында. Казан тирәсендәге урманнардан җыелганнары да, Чувашия, Мари Элдан хәтле үк китерелгәннәре дә бар. Ялкау гына җыймый Чувашиядән килгән Марина белән Света да...

Гөмбә яңгырдан туймас, диләр. Бертуктаусыз яуган яңгырлардан соң аны җыеп кына өлгер. Гөмбәсе дә күп, җыючылары да шактый.

Сатучылары да хәйран. Мәскәү базарында да бүген дилбегә гөмбәчеләр кулында. Казан тирәсендәге урманнардан җыелганнары да, Чувашия, Мари Элдан хәтле үк китерелгәннәре дә бар.

Ялкау гына җыймый

Чувашиядән килгән Марина белән Света да кечкенәдән гөмбә җыеп үскәннәр.
- Әллә ни акча эшләп булмаса да, урманга барырга кул кычытып кына тора. Урман исә безнең бакча артында гына. Әби дә, әни дә, үзем дә, балаларым да җыя. Быел гөмбә генә түгел, гөмбәчеләр дә күп. Үрелеп алам дигән гөмбәңне борын төбеңнән генә алалар да китәләр, - ди Света.

Бәяләренә килгәндә, нарат гөмбәсе - 150 сум, ак гөмбә - 200-300 сум, майлы гөмбә - 100 сум, опята - 150 сум, каен гөмбәсе - 100 сум, әтәч гөмбәсе - 100-150 сум тора.
Мари Элдан килгән Александрның алдында дүрт зур әрҗә тулы ак гөмбә ята. Бер әрҗәсен сатып бетергән дә инде.

- Без урманда үскән кешеләр бит, гөмбәнең урынын яхшы беләбез, ундүрт кеше төялешеп, ике УАЗик белән килдек. Гөмбә безне ашата. Бездә генә түгел, ­Татарстанда да быел гөмбә уңды. Аларга үсәргә хәтта урын да юк, - дип, берсе өстендә икенчесе үскән гөмбә күрсәтте.
Аның гаиләсе ак гөмбәне чистартып, бөтен көенчә туңдырырга куя икән. Сатып алучыларга да шуны киңәш итә. Үзләре барып җыясылары килгәннәргә ак гөмбә өчен каен полосасына, майлы гөмбәгә нарат урманына барырга куша.

- Сезнең як урманнарында аюлар бар бит, анда барып җыярга куркыта, - ди бер сатып алучы.
- Исегездә калдырыгыз: аю гөмбә булган җирдә йөрми, җиләк тирәсендә генә була, чөнки ул җиләк ашый, - ди Александр.
Икенче бер сатып алучы Мари урманнарында адашып калудан курка.
- Урманны белмәсәгез, килеп тә йөрмәгез. Коткаручыларны мәшәкатьләмәгез, болай да көн саен гөмбәчеләр югалып тора, - диде анысына гөмбәче.

Сак булыгыз!

Аның сүзләрендә хаклык бар. Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат үзәге хезмәткәре Марат Рәхмәтуллин сүзләренчә, сентябрь башыннан бирле 37 кеше югалган. 36сы табылган, берсе әле дә эзләүдә.

- Республика коткаручылары инде бишенче көн дәвамында 79 яшьлек гөмбәченең эзенә чыга алмый. Ул Яшел Үзән районының Бело-Безводное авылы янындагы урманга киткән булган. Әйтүләренчә, 25-30 кешелек төркем эзләүләрен дәвам итә, әлегә бернинди нәтиҗә дә юк, - диде безгә Марат Рәхмәтуллин.

Коткаручылар республика халкын урманда сак булырга өнди.
- Урманга китәр алдыннан якыннарыгызны кайсы урманга барасыгызны кисәтегез. Таныш булмаган җирләргә бармавыгыз хәерле. Телефоныгызны үзегез янында йөртегез, аның аккумуляторы тулы булырга тиеш. Үзегез белән компас, фонарь, шырпы, ризык, җылы кием алыгыз. Адашкан очракта, бәлагә тарысагыз, 112 номерына шалтыратыгыз, - дип киңәш итә алар.

Агуланмагыз!

Урманда адашучылар гына түгел, гөмбә ашап агуланучыларның да саны артып тора. 7 нче хастаханәнең табиб-реаниматологы, токсикологы Алия Насыйбуллина «ШК»га сөйләгәнчә, август ахырыннан башлап бүгенге көнгә кадәр 23 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 15е хастаханәдә дәваланып чыккан.

- Һәр көнне республиканың токсикология үзәгенә гөмбә белән агуланудан зарланып бер-ике кеше килә. Агуланучыларның күбесе гөмбәне үзләре җыйган булып чыга. Нигездә опята һәм майлы гөмбә белән агуланалар. Ал гөмбәне агулы гөмбә белән бутаучылар да байтак. Шулай ук гөмбәне дөрес эшкәртмәү аркасында да агуланалар, - ди ул.

Быел, шөкер, агуланып үлүчеләр юк. Узган елны исә ике кеше агулы гөмбә ашап үлгән.
Табиб киңәшенчә, 14 яшькә кадәрге балаларга гөмбә ашатырга ярамый. Шулай ук ашказаны белән проблема булганнарга да аны ашаудан тыелып торыр­га кирәк.
- Гөмбә ашаганнан соң агулану билгеләре ун-унике сәгать үткәч беленә башлый. Беренче билгеләр - косу, эч йомшару, күңел болгану, баш әйләнү, туңып калтырана башлау. Ашыгыч ярдәм хезмәте килгәнче күбрәк сыеклык эчәргә, ашказанын юдыртырга кирәк, - дип киңәшләрен бирде Алия Насыйбуллина.
Гөмбәчеләр өчен иң яхшы киңәш - танымаган гөмбәне җыймаска. Базардан сатып алу да шикләндерә. Хезмәттәшләрем шәһәр скверларыннан да, юл чатындагы газоннардан да гөмбә җыеп йөрүчеләрне күргән. Аларны базарга сатарга чыкмаслар дип кем әйтә ала.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Дилбәр Гарифуллина

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев