Алабугада бер ана балаларын өч көнгә калдырып киткән
Алабуга районының Шүрнәк авылында 8 һәм 9 яшьлек балалар өч көн, әниләре Алабуга шәһәренә китү сәбәпле, ялгызы гына торганлыгы хакында хәбәр итә Эфир.
Бу хакта күршеләре борчылып тиешле органнарга хәбәр иткән.
Күп балалалы ялгыз әни кеше 2 һәм 4 яшьлек балаларын гына үзе белән алып киткән, ә калган икесенә билет алырга аның акчасы җитмәгән.
Хәзер балаларны балалар йортына урнаштырганнар, ә бу хәлгә бәйле эшне балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе тикшерәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев