Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Әлфәт Закирҗанов: Тукай бүләгенә кем лаек?

Әдәбият-сәнгать өлкәсендә хезмәт итүче иҗат кешеләренә бирелә торган иң зур бүләк – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе

   Республикабызда әдәбият-сәнгать өлкәсендә хезмәт итүче иҗат кешеләренә бирелә торган иң зур бүләк – Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе. Ул бу өлкәдә аеруча зур хезмәт куйган, халыкның рухи яшәешенә көчле йогынты ясаган, тарихка яисә бүгенгебезгә бәйле актуаль мәсьәләләрне гыйбрәтле итеп һәм уңышлы алым-чараларда сурәтләп, киләчәгебезгә хезмәт итә торган иҗат нәтиҗәсенә бирелә. Шуңа да әлеге мәртәбәле бүләккә тәкъдим ителүчеләр арасыннан иң лаегын сайлап алу максатында җитди бәхәсләр, фикер алышулар булу табигый күренеш.

2026 ел өчен әлеге мәртәбәле бүләккә әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә хезмәт куючы 13 шәхес һәм иҗат төркеме тәкъдим ителгән. Тукай исемендәге дәүләт премиясе һәм аңа дәгъва кылучы кандидатлар турында фикерләре белән уртаклашуны сорап Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗановка мөрәҗәгать иттек.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/alfat-zakiranov-tukai-bulagena-kem-laek-5922464

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев