Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Алинә Заһитова Казанда фигуралы шуу үзәге төзелешен күрсәтте

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова социаль челтәрләрдә Казанга килү тәэсирләре белән уртаклашты.

 Республика башкаласында тиздән спортчы исемендәге мәктәпне эшләтеп җибәрү планлаштырыла.  «30 августта Казанда фигуралы шуу үзәге ачылуны зур түземсезлек белән көтәм!  дип язды Заһитова. –  Безнең өчен бу күптән көтелгән вакыйга – спортны, талантларны һәм һөнәри осталыкны үстерүдә яңа этап», дип яза «КП-Казань»

 Проект нигезендә, үзәктә боз аренасы, хореография өчен зал, заманча тренажер комплексы, чишенү бүлмәләре һәм тренерлар составы өчен бүлмәләр урнашачак. Төзелеш бәясе 1,2 млрд сум дип бәяләнә. Алинә Заһитова мәктәбе үзәкне ачу белән бер үк вакытта – ягъни август ахырында ук эшли башларга тиеш.

Фото: телеграм-канал А. Загитовой.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев