Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алла Сакласын! Казанда автобус санаулы минутлар эчендә янып беткән [+фото]

Бүген төнлә Казанның Гаврилов урамында урнашкан машиналар стоянкасында автобус дөрләп янып беткән. Автобусның янганын бик соң гына күргәннәр, шуңа күрә ул санаулы минутлар эчендә янып та беткән. Аны сүндерүдә 12 кеше һәм 5 берәмлек техника эшләгән. Тиз арада янгынны сүндерү сәбәпле якын-тирәдә торган купсанлы машиналарга зыян килеп өлгермәгән. Шәһәрара рейслар...

Бүген төнлә Казанның Гаврилов урамында урнашкан машиналар стоянкасында автобус дөрләп янып беткән.

Автобусның янганын бик соң гына күргәннәр, шуңа күрә ул санаулы минутлар эчендә янып та беткән. Аны сүндерүдә 12 кеше һәм 5 берәмлек техника эшләгән. Тиз арада янгынны сүндерү сәбәпле якын-тирәдә торган купсанлы машиналарга зыян килеп өлгермәгән.

Шәһәрара рейслар башкаручы бу автобус «Уфа - Баку» маршруты белән йөри торган булган. Ләкин соңгы арада ватылган булу сәбәпле хуҗасы аны стоянкада калдырырга мәҗбүр булган. Ремонтлауга керешү сәбәпле аккумулятор клеммалары инде ычкындырылган булган, шуңа күрә электр чыбыгыннан кыска ялганыш аркасында янып китү мөмкин түгел. Автобус хуҗасы аңа билгесез затлар ут төрткән дип фаразлый.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев