Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ана капиталын берничә юнәлештә кулланып була

Бүген без Казан­ның Яңа Савин районы Пенсия фондының социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Эльмира Шәрәфиева белән Ана капиталына бәйле сорауларга җавап эзләдек.

- Эльмира ханым, әлеге капитал кемнәргә тиешле?

- Ана капиталы сертификаты 2007 елның беренче январеннан соң туган икенче, өченче һәм аннан соң туган бала өчен яки уллыкка алынган бала өчен хатын-кызларга бирелә. Сертификатны алырга тиешле хатын-кыз вафат булса, яки бала тәрбияләү хокукыннан азат ителсә, ул балаларның әтисенә тапшырыла. Әлеге программа 2018 елның 31 декабренә кадәр озайтылды.

- Аның күләме күпме?

- Бүгенге көндә 453 мең 26 сумны тәшкил итә.

- Сертификатны алу тәртибе нинди?

- Иң элек яшәү урыны буенча Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гариза белән бергә пас­порт, барлык балаларның туу турында таныклыгы тапшырыла.

- Сертификатны ничек һәм кайчан кулланып була?

- Ана капиталын берничә юнә­лештә кулланырга мөмкин: торак сатып алырга, йорт төзергә, торак өчен алынган кредитны кап­ларга; гаиләдәге һәр бала өчен балалар бакчасына йөртү, ВУЗда белем алу, студентларның тулай торакта яшәү чыгымнарын капларга; сертификат иясенең киләчәк пенсиясенең тупланма өлешен үстерүгә юнәлдерергә.

Ана капиталын балага өч яшь тулганнан соң гына кулланырга мөмкин. Ләкин гаилә тарафыннан торак хәлләрен яхшырту нияте белән алынган кредит булса, балага өч яшь тулганын көтмичә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә була.

Соңгы вакытта ана капиталын куллану буенча яңа юнәлеш барлыкка килде. Бу - инвалид балалары булган гаиләләргә кагыла. Ана капиталы ярдәмендә инвалид балаларның җәмгыятькә җайлашу, яраклашу өчен алынган ярдәм чараларына түләнгән чыгымнарны кире кайтару каралган. Бу очракта да балага өч яшь тулганын көтмичә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

- Бүген ана капиталының 25 мең сумын акчалата алу мөмкинлеге бар диләр. Ул кемнәр өчен каралган һәм аны алу тәртибе нинди?

- Дөрестән дә, дәүләт тарафыннан балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән мондый чара каралган. 25 мең сумны акчалата бер тапкыр алырга мөмкин. Гаризаны Пенсия фондына барып язарга да була, интернет аша электрон гариза да җибәрергә мөмкин. Электрон гариза җибәрү очрагында Пенсия фондының шәхси кабинетында теркәлергә кирәк. Гариза белән бергә паспорт һәм сертификат иясенең исеменә банкта ачылган счет кирәк. Акча ике ай эчендә күчерелә. Алган акчаны гаилә үз ихтыяҗлары өчен тота ала.

http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев