Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

«АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре бүләкләнгән

Казанда «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «АПКда хатын-кызлар» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

 Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә оештырылган, агросәнәгать комплексын һәм илнең авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш керткән хатын-кызларның күренекле казанышларын тануга юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов бүләкләр тапшырганда, барлык катнашучыларга Татарстан агросәнәгать комплексын заманча һәм көндәшлеккә сәләтле итәрлек хезмәтләре, тырышлык күрсәтүләре, инициативалары һәм төрле сорауларны хәл итү юлларын таба белүләре өчен тирән рәхмәт белдерде.

Ул шулай ук, мондый бәйгеләр хатын-кызларның аграр өлкәдәге казанышларына игътибарны җәлеп итүдә мөһим роль уйнавын, аларның һөнәри үсешенә этәргеч бирүен һәм яшь буын өчен үрнәк булып торуын билгеләп үтте. Бу бүләкләү генә түгел, ә хатын-кызларның авыл үсешенә һәм ил икътисадын ныгытуга гаять зур өлеш кертүен тану, дип әйтте.

 

Фото: © ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте

Яшел Үзән муниципаль районының «Хлеболав» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Лилия Булатова, Әлмәт муниципаль районының Никита Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыятенең сөт-товар комплексы җитәкчесе Лилия Ахунова, Мөслим муниципаль районының «Родные края-Туган Як» агрофирмасы баш бухгалтеры урынбасары Ләйсән Фәрхетдинова «Супер хатын-кыз» – «Суперженщина» номинациясендә бүләкләнгән. Алар эшли торган предприятиеләр бик югары җитештерү күрсәткечләренә ия, төрле мәсьәләләрне хәл итүнең иң кулай юлларын табалар.

«Россия авыллары хатын-кызлары» – «Есть женщины в русских селеньях» номинациясендә тормышка көчле карашлы, авыл территорияләрендә социаль әһәмияткә ия инициативаларны актив алга чыгаручы хатын-кызлар җыелган. Алар арасында Лаеш муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Роза Исхакова, Биектау муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Минсинә Латыйпова, Питрәч муниципаль районының шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы Зөлфия Шәйхелисламова иң яхшылары булды.

«Мин булмасам, кем?» – Кто, если не я?» номинациясе авыл җирендә көнкүрешне яхшыртуга һәм агробизнесны үстерүгә юнәлдерелгән социаль проектларның мөһимлеген ассызыклады. Чүпрәле муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәридә Хәйруллинага, Кайбыч муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Гөлназ Щукинага һәм Арча муниципаль районының крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илсөя Гатауллинага лаеклы бүләкләр тапшырганнар.

«Якты Йолдыз» – «Превосходящая звезда» номинациясендә агросәнәгать комплексында инновацион алым һәм перспективалы үсеш күрсәтүче стартап-проектлар тәкъдим ителгән. Номинациядә Биектау муниципаль районының «Елмай» тәэмин итү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы директорының үсеш буенча урынбасары Гөлназ Шәйхетдинова, Чистай муниципаль районының «Чистополье» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыятенең капиталь төзелеш бүлеге башлыгы Яна Волкова һәм Түбән Кама муниципаль районының «ОРСИС-АГРО» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең баш зоотехник-селекционеры Любовь Ибәтуллина җиңү яулаган.

«АПКда хатын-кызлар» конкурсы «Азык-төлек иминлеген технологик яктан тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән тәҗрибә уртаклашу, хатын-кызлар инициативаларына ярдәм итү һәм авыл көнкүрешен популярлаштыру өчен уникаль мәйданчык булган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/apkda-xatyn-kyzlar-botenrossiya-baigesenen-tobak-etaby-inucelare-bulaklangan-5926187

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев