Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Армиягә язгы чакырылыш иске кагыйдәләр буенча үтәчәген әйткәннәр

2023 елда Россиядә язгы чакырылыш, хәрби хезмәткә чакырылучыларның яшен арттырмыйча, иске кагыйдәләр буенча үтәр дип көтелә. Бу хакта якшәмбе көнне РБК телеканалы эфирында Дәүләт Думасының Саклану комитеты рәисе Андрей Картаполов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«[Яңа кагыйдәләр буенча чакырылыш кампаниясе] язын ук булачак димибез. Бу мөмкин булган вариантларның берсе, мин тагын бер тапкыр әйтәм, ул, мөгаен, [язын] булмас», — диде Картаполов.

РФ саклану министры Сергей Шойгу узган елның декабрендә ведомствоның йомгаклау коллегиясендә гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру яшен 18 яшьтән 21 яшькә кадәр, чик яшен 30 яшькә кадәр арттырырга тәкъдим итте. Утырышта РФ Президенты Владимир Путин да катнашкан иде.

Дәүләт башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков пәнҗешәмбе көнне билгеләп үткәнчә, президент армиягә чакыру яшен арттыру идеясен концептуаль яктан хуплаган, әмма бу тема буенча тулырак мәгълүматны Саклану министрлыгыннан белешергә кирәк.

Картаполов билгеләп үткәнчә, гражданнарны чакыру яшен 18 яшьтән 21 яшькә кадәр арттыру законнарга үзгәрешләр кертеп кенә гамәлгә ашырыла ала, бу 2023 елда булырга мөмкин. Картаполов «Парламентская газета» га биргән интервьюсында аңлатып узганча, чакырылыш яше этаплап артачак һәм бер елдан өч елга кадәр дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

 

чыганак

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X