Әсгать Сәфәров: Татарстан алга таба да Россиянең яңа территорияләренә ярдәм итәчәк
Татарстан алга таба да Россиянең яңа территорияләренә ярдәм күрсәтәчәк, җирле халыкның уңайлы тормышы өчен шартлар тудыру эшен дәвам итәчәк.

Фото: gossov.tatarstan.ru
ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров ТР Дәүләт Советында Донецк һәм Луганск Халык Республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, Кырым Республикасы хезмәткәрләре өчен белем бирү программасы ачылышында шулай дип белдерде.
«Бүген безнең төбәкләр арасында хезмәттәшлекнең мөһим этабы башлана, аның төп бурычы - нәтиҗәле дәүләт һәм муниципаль идарә тәҗрибәсен тапшыру, Татарстанда кулланыла торган иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу. Берничә ел элек сезнең төбәкләрдә яшәүчеләр язмышларның уртаклыгын һәм бердәм киләчәк төзү, Донбассны торгызу омтылышын раслап, Россия составына кайту турында хәлиткеч карар кабул итте. Новороссияне бөтен ил, шул исәптән Татарстан да кабул итте», – диде ул.
Сәфәров искәрткәнчә, Татарстан Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен шефлыкка алды һәм анда яшәүчеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Шул исәптән бу шәһәрләрдә торак йортлар ремонтлана, социаль инфраструктура торгызыла, балалар ялы оештырыла.
«Бу игелекле миссиядә катнашучы волонтерларның, республиканың гади гражданнарының өлеше зур әһәмияткә ия. Бүгенге көндә меңләгән татарстанлы махсус хәрби операция барышында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен батырларча яклый. Алар «Алга», «Тимер», «Батыр» һәм башка батальоннар, шулай ук өлешчә мобилизация кысаларында формалаштырылган берләшмәләр составында хәрби бурычын үти», – дип искәртте ул.
Сәфәров билгеләп үткәнчә, махсус хәрби операция зонасындагы татарстанлылар Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләрнең ярдәмен һәрдаим тоя. «Моның өчен сезгә зур рәхмәт. Без геройларыбызның батырлыгы белән горурланабыз һәм аларның тиздән җиңүче булып өйләренә кайтачакларына ышанабыз!», – диде ул җыелган халыкка. ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе әйтүенчә, Татарстан башкарма һәм закон чыгару хакимиятен, ике дәрәҗәле җирле үзидарәне үз эченә алган нәтиҗәле идарә системасы белән билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/asgat-safarov-tatarstan-i-dalse-budet-podderzivat-novye-territorii-rossii-5913871
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев