Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Ата-аналарга яңа туган сабыйга СНИЛС алу өчен Россия Социаль фондына мөрәҗәгать итәргә кирәкми – фондның Татарстан бүлеге аны автомат рәвештә билгели

Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда рәсмиләштерү системасы эшли

          2025 елда Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге яңа туган балалар өчен шәхси счетның иминият номерларын (СНИЛС) проактив режимда рәсмиләштерә башлады. Бу исә ата-аналарга  балаларына СНИЛС алу өчен гариза бирергә кирәкми дигәнне аңлата.

         Россиядә яңа туган балалар өчен СНИЛСны проактив режимда  рәсмиләштерү системасы эшли.  Социаль фонд системасына ЗАГСтан бала тууы турында мәгълүмат кергәннән соң,   СНИЛС турындагы хәбәрнамә бала әнисенең Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетына автомат рәвештә җибәрелә.

         “Әнинең Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булмаган яки СНИЛС уллыкка алынган балага рәсмиләштерелгән очракта, паспорт һәм баланың туу турында таныклыгы белән Татарстан Республикасы Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. СНИЛС мөрәҗәгать иткән көнне үк биреләчәк. Дәүләт хезмәтләрендәге шәхси кабинеттагы мәгълүматлар ЗАГСтагы мәгълүматлар белән туры килергә тиеш, югыйсә СНИЛС турында хәбәрнамә алып булмаска мөмкин”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

         СНИЛС бала өчен кирәкле төп документ булып тора. Ул мәҗбүри медицина иминияте полисы (ОМС) алу, поликлиникага язылу, балалар бакчасына урнаштыру һәм төрле   социаль түләүләрне, шул исәптән ана капиталын рәсмиләштерү өчен кирәк. Хезмәтләрдән файдалану  өчен кәгазь СНИЛС таләп ителми,  электрон хәбәрнамә яки аның бастырып алыган күчермәсе дә җитә.

         Татарстан Республикасында яшәүчеләр,  8 800 100 0001 телефоны аша бердәм контакт-үзәккә шалтыратып (дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр - 08:30 дан 17:30 га кадәр, җомга көнне - 08:30 дан 16:15 сәгатькә кадәр, тәнәфессез, шалтырату бушлай),  СНИЛСны рәсмиләштерү һәм башка хезмәтләр белән бәйле сораулар буенча консультация ала алалар .

        Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы  бүлеге күрсәтә торган хезмәтләр турында бөтен мәгълүматны СФР сайтында һәм ВКонтакте, Одноклассники и Телеграм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга була:

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев