Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтнә район үзәк хастаханәсендә беренче лапароскопия операциясе ясадылар

Узган елда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча Әтнә үзәк район хастаханәсенә лапароскопия операцияләре үткәрергә мөмкинлек бирүче видеоэндоскопия системасы куелды.

  Холецистэктомия, тиредә тишек ярдәмендә үт куыгын алу буенча мастер-классны үзәк район хастаханәсенең операцион бригадасы өчен табиб-хирург-эндоскопист, медицина фәннәре докторы, профессор Александр Николаевич Чугунов үткәрде. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Операция уңышлы үтте. Хәзер пациент палатада һәм тиздән аны өйгә җибәрергә уйлыйбыз. Алга таба даими практикага холецистэктомия, аппендектомия, бүсер алуга лапароскопик операцияләрен кертәчәкбез», - диде Әтнә үзәк район хастаханәсенең баш табибы Эльдар Яруллин.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/atna-raion-uzak-xastaxanasenda-berence-laparoskopiya-operaciyase-yasadylar-5868988

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев