Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Автобуслар төнлә йөрмәячәк

2 июль көнне Зәй юлында булган котычкыч фаҗигадән соң, Татарстанда муниципальара маршрут буенча йөри торган автобуслар хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар күрелде, дип хәбәр итә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы. «Татар информ» язганча: «куркынычсызлык чаралары инде күптән күрелә башлады. Барлык автобусларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылды. Автобусларның хәрәкәтен күзәтә торган диспетчер үзәге...

2 июль көнне Зәй юлында булган котычкыч фаҗигадән соң, Татарстанда муниципальара маршрут буенча йөри торган автобуслар хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча чаралар күрелде, дип хәбәр итә Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.
«Татар информ» язганча: «куркынычсызлык чаралары инде күптән күрелә башлады. Барлык автобусларда ГЛОНАСС системасы урнаштырылды. Автобусларның хәрәкәтен күзәтә торган диспетчер үзәге эшли. Әгәр мәсәлән, шофер тизлекне арттыра икән, диспетчер аңа бу хакта шалтыратып кисәтү ясый. Шәһәрара рейсларга икешәр автобус йөртүче чыга. Барлык шоферлар да куркынычсызлык буенча инструктаж, тикшерүләр уза», -дип сөйләгәннәр министрлыкта.
Муниципальара маршрутлар бары сәгать 23.00гә кадәр генә йөриячәк. Төнге рейслар булмаячак, дип тә ассызыклаганнар Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев