Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә сезонлы эшләргә иң күп кредитлар алган районнар - исемлек

Республикада 2 млрд сумга якын кредит алган районнар бар.

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы өлкәсендә сезонлы эшләр башкару өчен иң күп кредитлар алган районнар исемлеген чыгарды.

Сумма ягыннан беренче урында Чүпрәле районы тора. Биредә авыл хуҗалыгы оешмаларына алынган кредитлар суммасы 1 млрд 866 млн сумнан артып китә. Апас районында бу күрсәткеч 1 млрд 528 млн сумнан күбрәк. Нурлат районында исә 1 млрд 360 млн сум, Буада 1 млрд 332 млн сум.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 28 октябрьгә булган мәгълүматлары буенча, иң аз кредитны Татарстанның Ютазы районы авыл хуҗалыгы оешмалары алган. Биредә әлеге сумма 9,8 млн сум тәшкил итә. Түбән Камада авыл хуҗалыгы өлкәсендә сезонлы эшләргә 10 млн сум, Балтачта 12 млн сум акча алынган.

Ютазы районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ришат Зарипов сүзләренчә, кредитларның суммасы аз булу, беренче чиратта, районның территориясе зур булмауга бәйле. "Бездә эре 2 авыл хуҗалыгы оешмасы бар. Аларның әйләнештә булган акчалары чыгымнарын капларга җитә. Бу ике оешма районның 60 процент авыл хуҗалыгы азык-төлеген җитештерә", - диде идарә җитәкчесе.

Чүпрәле районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төдек идарәсе җитәкчесе Ирек Мөхәммәтҗанов "Татар-информ"га билгеләп үткәнчә, әлеге кредитлар узган елны, ягъни 2015 елның көзендә үк минераль ашламалар сатып алу максатыннан алынган булган. Шулай ук язгы чәчү, ягулык сатып алу һәм көзге уңышны җыю,яңа техника сатып алу да кредит хисабына башкарылган. "Кредитларны түләү буенча хуҗалыкларны хәзер без контрольдә тотабыз. Барысы да акчаларны вакытында түләп бара", - диде Ирек Мөхәммәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев