Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итәчәк

8 ноябрьдә ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта Премьер-министр урынбасары - республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов 10 сентябрьдә башланган авыл хуҗалыгы ярминкәләренең 24 декабрьгә кадәр дәвам итәчәген әйтте.

Мәсәлән, көзге сезонда Казанда, Чаллыда, Яшел Үзәндә узган ярминкәләрдә барлыгы 585,5 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителгән. Министр ярминкәләргә районнарның җитди каравын, аеруча Арча, Саба, Кукмара, Сарман, Тукай районнарының активлык күрсәтүләрен билгеләп узды. «Ярминкәләр яңа елга кадәр шушы режимда эшләячәк, гыйвар аенда салкыннарда туктап торырга да мөмкин», - диде Марат Әхмәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев