Тоткарланучы юлга чыгар алдыннан ике шешә сыра эчкәнлеген яшермәгән
Җәза катгый: 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк һәм...
Агымдагы елның 28 апрелендә район үзәк хастанәсенә алкогольдән нык исерү билгеләре булган, теле көрмәкләнгән 1981 елгы Капралов медицина тикшерүе өчен китерелә. Әмма ул вәкаләтле вазифаи затның законлы таләбен үтәүдән башта тарта. Алкогольне ачыклауга тест узарга теләми. Шунысын игътибарга алырга кирәк: ул юлга чыгар алдыннан ике шешә сыра эчкәнлеген яшермәгән. Ягъни 28 апрель кичендә Казан-Шәмәрдән юлының 105нче километрында “Нива” автомобиле белән һәлакәт ясаганнан соң, вакыйга урынына килгән ЮХИДИ инспекторы беркетмәсенә алкоголь кулланганын үз куллары белән язган. Ә медицина тикшерүе узарга каршы килүе Капраловны җаваплылыктан азат итү өчен нигез була алмый. Кыскасы, йөртүче кылган гамәле өчен Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексының 12.26нчы статьясының 1нче бүлеге нигезендә гаепле дип табылып, суд каршында басты. Җәмәгать судьясы аның хастаханәдә медицина тикшерүе узудан баш тартуын хәтерләмәве турында дәлилләр китерергә тырышуын җаваплылыктан качу омтылышы буларак бәяләде һәм алкогольле эчемлек кулланып руль артына утырган өчен җәза чарасы билгеләде. Хәзер Капраловка 60 көн эчендә 30 мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк. Шулай ук ул 1 ел да 7 айга транспорт белән идарә итү хокукын нан мәхрүм ителде.
Суд карары законлы көченә керде.
Саба муниципаль районы юл иминлеге комиссиясе ярдәмендә әзерләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев