«Бала  -төп пассажир»
Яңалыклар

«Бала -төп пассажир»

«Язгы каникуллар» оператив- профилактик чара уздыру кысаларында, Байлар Сабасының Тукай урамында «Бала - төп пассажир» акциясе узды,

    Ул пассажир балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалауга, шулай ук балаларны тоткарлау җайланмаларын һәм куркынычсызлык каешларын куллануны популярлаштыруга юнәлдерелгән иде. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре дисциплиналы шоферларны ачыкладылар һәм балаларны дөрес йөрткән өчен аларга рәхмәт белдерделәр, ә кечкенә пассажирларга тематик китаплар тапшырдылар.


Нет комментариев