Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балалар ялын – бәла-казасыз

Тимершык мәдәният йортында Олы Шыңар, Тимершык, Югары Симет, Мичән авыл җирлекләре башлыклары, шушы җирлекләрдәге мәгариф, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, ФАП мөдирләре, мәктәп яны лагерьлары начальниклары катнашында җәйге чорда балаларның ялын оештыруга багышланган киңәйтелгән киңәшмә булды. Җирлекләр активлары алдында террорчылык актларыннан саклану чараларын яктыртып район башлыгының иминлекне тәэмин итү буенча ярдәмчесе Ленар...

Тимершык мәдәният йортында Олы Шыңар, Тимершык, Югары Симет, Мичән авыл җирлекләре башлыклары, шушы җирлекләрдәге мәгариф, мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, ФАП мөдирләре, мәктәп яны лагерьлары начальниклары катнашында җәйге чорда балаларның ялын оештыруга багышланган киңәйтелгән киңәшмә булды. Җирлекләр активлары алдында террорчылык актларыннан саклану чараларын яктыртып район башлыгының иминлекне тәэмин итү буенча ярдәмчесе Ленар Шәйдуллин, җәйге каникул чорында яшусмерләр белән профилактика чаралары, укучыларны җәйге чорда эшкә урнаштыру мәсьәләләрен, хезмәткә урнаштыру кагыйдәләре буенча юрист Альбина Исхакова, гомуми янгын куркынычсызлыгы кагыйдьләре үтәлеше, жэйге чорда балалар катнашы белән булган янгын очракларын кисәтү максатында профилактика эше алып бару зарурлыгын ассызыклап Саба районында янгын күзәтчелеге баш дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин чыгыш ясады. Шулай ук авыл жирлеге башлыгы Айдар Хажиев, полициянең участок вәкаләтлесе Марат Гатинга сүз бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев