Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Балтач районында терлекләрдә котыру авыруы буенча карантин кертелде

Чикләүләр Кече Лза авылы җирлегендә билгеләнгән, инфекция чыганагы шәхси ярдәмче хуҗалыкта табылган.

3 чакрым радиустагы карантин зонасы шулай ук Карадуган, Шубан авыл җирлекләренең бер өлешен һәм Балтач бистәсен колачлый. Режим авыру хайванның соңгы үләксәсен юк итү һәм барлык санитария чараларын уздыру вакытыннан ким дигәндә 60 көн гамәлдә булачак.

Инфекция табылган биләмәдә зарарланган хайваннарны дәвалау, чит кешеләргә бару, сизгер хайваннарны кертү һәм чыгару, ярминкәләр һәм күргәзмәләр үткәрү тыела.  Соңгы 179 көндә вакцинацияләнгән хайваннар өчен генә искәрмә ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев