Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балык Бистәсе районында булган юл һәлакәтендә хатын-кыз вафат булган: машина йөртүче юлда йокыга киткән [+фото]

Балык Бистәсе районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер хатын-кыз вафат булган дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълумат агентлыгына Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. Фаҗига 27 февраль көнне М7 трассасының 888 чакрымында сәгать икедә булган. Һәлакәт турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәткәрлек чакырту номерына килгән. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының...

Балык Бистәсе районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә бер хатын-кыз вафат булган дип хәбәр иттеләр "Татар-информ" мәгълумат агентлыгына Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Фаҗига 27 февраль көнне М7 трассасының 888 чакрымында сәгать икедә булган. Һәлакәт турында хәбәр 112 ашыгыч хезмәткәрлек чакырту номерына килгән.

Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәтен саклау буенча дәүләт инспекциясе идарәсе"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына хәбәр иткәнчә, хатын-кыз куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган. Шулай ук "Тойота" машинасының 57 яшьлек йөртүчесе рульдә йокыга киткән, һәлакәтнең сәбәпчесе шул булган.

Татар-Информ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев