Башкалабызда дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига һәйкәл ачылачак
7 декабрьдә Казанның "Истанбул" скверында дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Садри Максудига (1879-1957) һәйкәл ачылачак.
Бу хакта tatcenter.ru порталы хәбәр итә. Тантанада шул көннәрдә Россиягә эшлекле сәфәре кысаларында Төркия Премьер-министры Бинали Йылдырым катнашыр дип көтелә.
Мәгълүм булганча, һәйкәл урнаштыруга 14,9 миллион сумлык тендер сентябрь азагында Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан игълан ителгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев