Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Башкортстанда яшь гаиләләр беренче бала өчен 300 мең сум акча алачак

Башкортстан хөкүмәте беренче баласын тудырган һәм мохтаҗ гаиләләргә 300 мең сум акча түли башлаячак, акчаны торак алуга тотарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына төбәк башлыгы вәкиле хәбәр иткән. Аның сүзләренчә, указ җомга көнне республика башлыгы Рөстәм Хәмитов тарафыннан имзаланган. Документ демографик вәзгыятьне яхшыртуда өстәмә чара булып тора. Указ нигезендә,...

Башкортстан хөкүмәте беренче баласын тудырган һәм мохтаҗ гаиләләргә 300 мең сум акча түли башлаячак, акчаны торак алуга тотарга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына төбәк башлыгы вәкиле хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, указ җомга көнне республика башлыгы Рөстәм Хәмитов тарафыннан имзаланган. Документ демографик вәзгыятьне яхшыртуда өстәмә чара булып тора.

Указ нигезендә, 2017елның 1 гыйнварыннан яшь гаиләләргә ярдәм йөзеннән һәм туучы балалар санын арттыру максатыннан беренче балаларын табучыларга 300 мең сумлык бер тапкыр бирелә торган социаль түләү билгеләнә. Акчаны торак алуга яки төзелешкә, яисә ипотека торак кредитының калган өлешен каплауга тотарга мөмкин.

"Акчаны яше икесенең дә 35тән узмаган һәм торакка ихтыяҗ булган гаиләләр ала ала", - дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше.

Башкортстан хөкүмәтенә бер тапкыр бирелә торган социаль түләү шартларын, бирү һәм куллану тәрибен, финанс чыганагын ачыклау һәм әлеге чараның 2019 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә булуын тәэмин итү йөкләмәсе бирелгән.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/10/136470/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев