Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Байлар Сабасында аграр көллият студентлары өчен 267,4 миллион сумлык тулай торак барлыкка киләчәк

Байлар Сабасында аграр көллият студентлары өчен 267,4 миллион сумлык тулай торак барлыкка киләчәк

Төзелеш республика бюджетыннан финанслана. Бу хакта мәгълүмат Татарстан Республикасының сатып алулар буенча дәүләт комитеты сайтында урнаштырылган.

Ике катлы бина Кол Гали урамы, 45 йорт адресы буенча урнашачак һәм 173 кеше сыйдыра алачак. Төзелеш мәйданы 6 мең квадрат метрдан артык булачак. Төзелешнең урнашу территориясе - 2,5 мең квадрат метр.

Төзүчеләргә 34 төрле эш башкарырга кирәк булачак, шул исәптән инженерлык, субай сугу, эретеп ябыштыру,  гидротехника, шулай ук газ, су һәм җылылык белән тәэмин итү коммуникацияләре. Документ нигезендә, шулай ук территорияне төзекләндерү  каралган. 
 Төзелешнең заказчысы –"Главинвестстрой" дәүләт казна  учреждениесе. Төзелешне  башкаруга гаризалар 14 апрельгә кадәр кабул ителә,  ә тендерны отучы 8 апрельдә билгеләнәчәк. Төзелеш 4 майда башлана, эшләрне быелның 30 ноябренә кадәр тәмамларга кирәк.

Чыганак :https://t.me/tatmediaofficial

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев