Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр аномаль һава торышының сәламәтлек өчен куркыныч булуы турында кисәттеләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илнең үзәк өлешендә һава торышы начарлану сәламәтлек өчен куркыныч булу турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

 

«Россиянең үзәк өлешендә урнашкан аномаль һава торышы һәм аның алга таба начараюы сәбәпле, гражданнар сәламәтлеге өчен куркыныч югары булуы күзәтелә», - дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.

Юлларда көчле бозлавык сәбәпле, гражданнарга егылудан һәм җәрәхәтләнүдән саклану өчен урамда сак булырга кирәк. Өлкән кешеләргә бик кирәк булмаганда өйдән чыкмаска яки таймый торган аяк киеме кияргә киңәш ителә.

Шулай ук атмосфера басымы кискен төшү аркасында йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә сәламәтлекләренә игътибарлы булырга, кан басымын даими контрольдә тотарга, табиб киңәшләрен үтәргә һәм билгеләнгән препаратларны эчәргә кирәк, диелә хәбәрдә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rossiyalelarne-anomal-hava-torysynyn-salamatlek-ocen-kurkynyc-buluy-turynda-kisattelar-5868173

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев