Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Бердәм Россия Яшь гвардиясе»нең хисап-сайлау конференциясендә райондашларыбыз да катнашты

2023 нче елның 6 нчы апрелендә Ak Bars retro Cars күргәзмә үзәгендә «Бердәм Россия»нең «Яшь Гвардия»сенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең XIV хисап-сайлау конференциясе узды.

    Конференция эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин, Дәүләт Советы депутатлары Ольга Воронова һәм Геннадий Глушков, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Департамент җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Рәисе департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча гражданлык җәмгыяте институтлары белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Илнур Шакиров, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк башкарма комитеты җитәкчесе " Марат Сәмигуллин.

Конференция делегатлары сыйфатында Саба муниципаль районыннан Айнур Халиев һәм Илнар Хаҗиев катнаштылар. Бүген конференция кысаларында оешма эшенә йомгак ясалды, региональ штабның һәм региональ контроль-ревизия комиссиясенең яңа составлары сайланды, перспективага бурычлар билгеләнде.

         Яшь Гвардиянең төбәк бүлегенең соңгы 7 елдагы эш нәтиҗәләре турында Динар Бариев сөйләде. "Безнең өчен муниципалитетлар белән системалы эшне җайга салу мөһим иде, - дип ассызыклады Динар Бариев, - 2016 нчы елдан республикада җирле бүлекчәләр грантлары конкурсы уза, һәм бүген районнарда бик күп кызыклы проектлар гамәлгә ашырыла. Ул Саба районындагы киберспорт турнирларын аерым билгеләп үтте, шулай ук, 2022 нче елда районның гуманитар штабы эшен югары бәяләде.

         Конференция ахырында Фәрит Мөхәммәтшин Яшь Гвардиянең җирле бүлекчәләре җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советына рәхмәт хаты белән бүләкләде. Бүләкләнүчеләр арасында Саба җирле Яшь гвардия бүлеге җитәкчесе Айнур Халиев та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев