Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Бердәм Россия" съездында Путин пенсионерларга, хәрбиләргә, хокук саклау органнары хезмәткәрләренә һәм курсантларга бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында сөйләде

«Бердәм Россия» программасы тормышка ашырырлык булды, ә кайбер күтәрелгән темалар буенча конкрет карарлар кабул ителде, дип белдерде Россия президенты Владимир Путин Мәскәүдә партия съездының икенче этабы барышында пленар утырышта.

Ул күптән түгел хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган түләү турында Карар кабул ителүен искәртте.

«Ул 15 мең сумны тәшкил итәргә тиеш. Иң беренче чиратта керемнәре зур булмаган кешеләргә ярдәм итәргә кирәк. Шуңа күрә  бу түләү погоннардагы йолдыз санына бәйле булмаячак. Бу түләүне Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренә һәм хәрби училище курсантларына да таратырга тәкъдим итәм», - диде ул.

Шулай ук Владимир Путин Дәүләт Думасы депутатларына 2022-2023 елларда каралган инфляциядән югарырак дәрәҗәдә хәрби һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренең акчалата түләвенең артык индексациясен бюджетка салырга тәкъдим итте.

Президент билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» программасы кешеләр өчен төзелгән, төп бурычы халыкның иминлеген тәэмин итү һәм тормыш сыйфатын арттыру. Партиянең өстенлекле бурычларының берсе-өлкән буын кешеләре турында кайгырту.

"Без килешкәнчә, турыдан-туры ярдәм сыйфатында-10 мең сум түләүне тәэмин итәргә кирәк, шул рәвешле, эпидемиягә бәйле йөкләнеш аркасында  кешеләргә өстәмә ярдәм күрсәтү зарур. Нәкъ менә алар күп вакыт өйдә үткәрделәр. Бу категориядә көтелмәгән чыгымнар күп булды", - дип аңлатты ул.

Барлык пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү максималь рәвештә оператив рәвештә оештырылырга тиеш.

24 августта Мәскәүдә "Бердәм Россия" Съездының икенче этабы уза. Пленар утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә партиянең Халык программасын кабул итү булачак.

Чыганак: er.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев