Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты Татарстанда нинди җәнлекләрне ауларга яратулары турында сөйләде

Татарстанда кыргый хайваннарның 81 төре яши.

 Татарстанда кыргый хайваннарның 81 төре яши. Аучылар өчен иң җайлы «кулга төшерелә торган»нары–  куян һәм су кошлары кала. Поши белән кыр кәҗәсен сирәгрәк һәм нигездә 10 кешелек зур бригадаларда аулыйлар. Бу хакта «Татар-информ» га Биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, Татарстанда сурок-байбак бик популяр. Ау өчен участоклар күп булмаса да, ихтыяҗ бик зур.

 «Байбакка рөхсәт бер сәгать эчендә таратыла", – дип билгеләде Чиспияков.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган кыш Татарстанда кар күп булды, бу исә урманнарда кыргый хайваннарны исәпкә алу өчен кайбер кыенлыклар тудырды. Күп кенә маршрутларда кар катламының тирәнлеге аларны үтә алмаслык итте.

"Без моны алдан күрдек һәм эшне 15 гыйнварда ук башларга киңәш иттек. Шуның нәтиҗәсендә 1500 маршрутның күп өлешен төп кар явуга кадәр үтү мөмкин булды.

Хәзер план үтәлде диярлек, соңгы участокларны "бетерәсе" калды», – дип хәбәр итте Ринат Чиспияков.

Исәпкә алу барышында алынган мәгълүматлар нигезендә 19 төр җәнлек һәм кош саны билгеләнәчәк, Бу алдагы аучылык чорында аларны аулау лимитларын һәм күләмнәрен билгеләүгә турыдан-туры йогынты ясаячак.

ТАТАР ИНФОРМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев