Биш метр биеклектән хатын-кыз Казансу бозына килеп төшкән
28 мартта Ямашев проспектындагы «Казан Арена» стадионы янындагы көймәләр кую урыныннан Казансу бозына 52 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Әлеге хәл турында иртән бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр ителгән. Урынга 2 янгын сүндерү-коткару бүлеге...
28 мартта Ямашев проспектындагы «Казан Арена» стадионы янындагы көймәләр кую урыныннан Казансу бозына 52 яшьлек хатын-кыз егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге хәл турында иртән бердәм 112 номеры коткару хезмәтенә хәбәр ителгән. Урынга 2 янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре, һава мендәрендә кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәре, шулай ук янгын сүндерүчеләр чыккан.
Коткаручылар үлгән хатын-кызны көймә ярдәмендә ярга алып чыгып, суд-медицина экспертлары кулына тапшырган.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/03/29/137643/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев