Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Бүген - 22 июль. Бу көн кайсы ягы белән үзенчәлекле?

Бу көнгә туры килгән рәсми булган һәм рәсми булмаган бәйрәмнәр белән таныштырабыз

                      

22 июль - "Мәскәү күген саклаучылар көне". Россиядә бу датаны Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән бәйлиләр: 1941 елның 21 июленнән 22сенә каршы төндә немец авиациясенең Мәскәүгә беренче зур авиаһөҗүме була. Очучылар, зенитчылар һәм прожекторчылар гамәлләре нәтиҗәсендә дошман шәһәргә үтеп керә алмый. Бәйрәм рәсми рәвештә 2019 елда беркетелде.

22 июль - "Бөтендөнья баш мие көне". Аны 2014 елда Бөтендөнья неврология федерациясе инициативасы белән гамәлгә куялар. Максат - баш мие сәламәтлеге турында кайгыртуның мөһимлегенә игътибарны җәлеп итү.

22 июль - Халыкара бокс көне. Идея 2017 елның 22 июлендә Мәскәүдә өч меңнән артык спортчы катнашкан массакүләм күнегүләрдән соң барлыкка килде. Чара Гиннесс рекордлар китабына эләккән, һәм ул вакытта Халыкара бокс ассоциациясе (AIBA) Президенты бу бәйрәмне гамәлгә куярга тәкъдим иткән.

Бүген -"Табылдыклар көне"". Югалган әйбер хуҗасына кайткач, ничек шәп икәнен хәтерләтә торган рәсми булмаган бәйрәм.

 22 июль - Гамак көне. Бу көнне гамакта - агач күләгәсендә ял итүгә багышларга киңәш итәләр. Сүз уңаеннан, гамакны Майя индеецлары уйлап тапкан.

Бүген  – Бөтенроссия хезмәт ияләре көне. Күп эшләүчеләр өчен рәсми булмаган һәм бераз иронияле, кайчак ялга зыян китерә торган бәйрәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев