Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан көне уза

Бүген Мәскәүдә Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе (ВДНХ) мәйданчыгында «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан Республикасы көне уза. Әлеге чарада Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миннеханов та катнаша. Кичә ул мөрәҗәгать яздырган, анда ул республика казанышлары турында сөйли һәм чарага килергә теләүчеләрне чакыра.

Бүген Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында Татарстан көне уза

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Татарстан күргәзмәсе Мәскәүдә ВДНХның биш мәйданчыгында җәелдереләчәк. Чараны ачу тантанасы А залында 75нче павильонда планлаштырылган. Экспозиция Татарстанның сәнәгать, авыл хуҗалыгы, икътисад, медицина, мәдәният һәм туризмда әһәмиятле казанышларын күрсәтәчәк.

Моннан тыш, форумда катнашучыларга һәм кунакларга татар районының традицион туен күрсәтәчәкләр. Бу көнне Балтач муниципаль районында туып-үскән 23 яшьлек Самат Зыятдинов һәм Сөмбел Ибраһимова никах укытачак. Туй татар милли йолалары буенча уза.

Булачак ир белән хатын күп балалы гаиләләрдә үскән. Зыятдиновлар гаиләсендә биш бала, Ибраһимовларда - өчәү. 2020 елда Владимир Путин карары белән Зыятдиновлар гаиләсе «Ата-ана даны» ордены медаленә лаек булды. Кәләшнең гаиләсе педагоглар нәселенең лаеклы хезмәт династиясеннән. Сөмбелнең әти-әнисе Б.С.Рәхимов исемендәге Кенә мәктәбендә эшли.

Мәдәни программада «Сквозь время» концерты планлаштырылган, анда Татарстанның җыр һәм бию ансамбле, Татарстанның атказанган артистлары Айдар Сөләйманов, Алинә Шәрипҗанова, Илүсә Хуҗина, «Премьер» вокаль төркеме чыгыш ясаячак.

Активлыкның аерым зонасы татар халкының милли ашларына һәм гореф-гадәтләренә багышлана. Моннан тыш, милли ризыклар әзерләү буенча мастер-класс планлаштырылган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ВДНХда «Россия» күргәзмә-форумында Татарстан көнен иң югары дәрәҗәдә уздыруны тәэмин итәргә кушты.

«Россия» күргәзмә-форумы агымдагы елның 4 ноябрендә ачылды һәм 2024 елның 12 апреленә кадәр дәвам итәчәк. Биредә Россиянең 89 төбәгенең, зур компанияләрнең, министрлыкларның һәм оешмаларның казанышларын күрсәтеләчәк. Күргәзмә эшләү дәвамында Россия Президенты Владимир Путинның берничә тапкыр килүе көтелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-maskauda-rossiya-xalykara-kurgazma-forumy-kysalarynda-tatarstan-kone-uzacak-5879875

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев