Татарстанның беренче Президенты, Республиканың Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы Әнәк авылында крестьян гаиләсендә туа. Бүген аңа 86 яшь тула.
Минтимер Шәймиев – Россиянең Хезмәт Герое, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы медален иң беренче алган шәхес. Безнең “Саба таңнары” газетасы редакциясе коллективы да Минтимер Шәриповичка юлланган котлауларга кушыла, аңа ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар, күңел тынычлыгы тели.











Нет комментариев