Бүген  - Россия Гвардиясенең Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре көне
Яңалыклар

Бүген - Россия Гвардиясенең Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре көне

Һөнәри бәйрәм котлавы

Ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәбез!

Сезнең коллектив үзегезнең карамактагы объектларның һәм гражданнарның яклануына, саклануына зур җаваплылык белән карый. Куелган бурычларны нәтиҗәле үтәү өчен күнекмәләр һәм белемнәрегезне даими камилләштерәсез.Җәмәгать тәртибен дә саклыйсыз, җинаять эшләрен булдырмауда яисә аларны ачуда да актив катнашасыз. Киләчәктә дә хокук тәртибен һәм гражданнарның куркынычсызлыгын ышанычлы саклаучы булып калыгыз! Сезнең һәммәгезгә дә алга таба да уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек телибез!

Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты.


Нет комментариев