Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына республиканың эчке һәм тышкы хәле турында еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Чара VII чакырылыш парламентының 14 нче утырышы кысаларында узачак.

Бүген Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Утырыш Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында узачак һәм иртәнге сәгать 10 да башлана. Радио һәм телевидениедән Миңнеханов чыгышын турыдан-туры трансляцияләү оештырылачак.

Чарага Татарстан хакимиятенең барлык тармаклары җитәкчеләре һәм федераль хакимият органнары вәкилләре, шулай ук сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, иҗади интеллигенция, кече һәм урта бизнес предприятиеләре, сәяси партияләр, иҗтимагый берләшмәләр, дини конфессияләр, республиканың барлык муниципалитетлары вәкилләре чакырылган. Барлыгы 670 кеше чакырылган

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bugen-rostam-minnexanov-tr-daulat-sovetyna-ellyk-yullama-belan-moraagat-itacak-5912695

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев