Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге диспансеризация узды

«Диспансеризация - ул беренче чиратта үз сәламәтлегең турында кайгырту»,- диләр министрлыкта

 Бүген Казанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге КФУның университет клиникасында диспансеризация узды.

 "Диспансеризация - ул беренче чиратта үз сәламәтлегең турында кайгырту. Бүген бу дәүләт тарафыннан гарантияләнгән түләүсез еллык тикшерү авыр авыруларны ачыкларга ярдәм итә", - дип билгеләде ТР Сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев.

 Министр бүген иртә таңнан барлык анализларны тапшырып, барлык белгечләрне узуы белән уртаклашты.

 Диспансеризация узучылар арасында шулай ук министрның беренче урынбасары Елена Демьянова, министр урынбасарлары Илдар Фатыйхов, Илнур Сибгатов һәм Андрей Андреремов, шулай ук эшләр идарәчесе Роберт Хәкимҗанов та бар.

 "Диспансеризация бик мөһим. Аны үзеңнең сәламәтлегең турында барысын да белү өчен узарга кирәк. Ә аннан башка безнең белән нәрсә булганын аңламаячакбыз", - ди ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Еремов.

Ул билгеләп үткәнчә, диспансеризация тиз һәм чиратсыз уза. Өстәвенә, эштә булучылар профилактик чаралар узу өчен ял да алырга мөмкиннәр.

"Бүген дәүләт эш урынында диспансеризация узуны гарантияли. Эш бирүчеләрнең турыдан-туры кызыксынуы – хезмәткәрләр сәламәт калсын өчен. Бу эшкә республиканың 250дән артык предприятиесе кертелгән инде", - дип аңлатты Альмир Абашев.

Министр сүзләренә караганда, Татарстан Республикасында ике миллионга якын кеше ел дәвамында профилактик тикшерү һәм диспансеризация уза. Тикшерүләр төрле патологияләрне ачыкларга ярдәм итә. Бу иртә стадиядәге онкология авырулары да, кан әйләнеше авырулары да – үлемнең төп сәбәпләре.

Диспансеризация 18-39 яшьлек кешеләр өчен өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ел саен үткәрелә.

Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев