Быел Татарстанда медиклар униформасына 134 млн сумга якын акча бүлеп биреләчәк
Медицина хезмәткәрләре яңа униформалы булачак
2026 елда Татарстанда медицина учреждениеләре персоналын махсус кием белән тәэмин итүгә 134 млн сумга якын акча юнәлдереләчәк. Бу хакта республика Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Униформаның яңартылган төре кертелү һәм әлеге хезмәттән файдаланучы хезмәткәрләр саны арту сәбәпле, бу максатларга Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә финанс чаралары бүлеп бирү турында Карар кабул ителде», – дип күрсәтелгән министрлык хәбәрендә.
Башта бу максатларга бюджетта 55 млн сум салынган иде. Хәзер өстәмә рәвештә 78,9 млн. сум бүлеп бирү планлаштырыла. Нәтиҗәдә акчаларның гомуми күләме 133,9 млн.сум тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев