Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Өч балабыз туасын белгәч, табиблар берсен төшерергә киңәш итте” [+фото]

Лаеш районы Хәерби авылында яшәүче Мөбәракшиннарга алтын көз күптән көтелгән зур бәхет алып килә: 30 сентябрь көнне аларның өч игезәк уллары туа! Сабыйларның авырлыклары тулып бетмәү сәбәпле (1200, 1500 грамм тирәсе генә була), 8 ноябрьдә генә өйләренә чыгаралар. Бәхетле әти-әнине котлап, Фәнис Мөбәракшин белән элемтәгә кердек:

- Хатыным Гөлназ белән 15 ел бергә яшибез. Укуны тәмамлау белән авылга кайтып төпләндек. Ул - РКБның перинаталь үзәгендә шәфкать туташы булып эшләде. Үзем "Приволжскгаз" оешмасында хезмәт куям. Без өйләнешкәндә миңа - 21, аңа - 19 яшь иде. Тормышыбызда барысы да җитеш, бары балаларыбыз гына булмады. Аллаһы Тәгаләдән бик сорадык. Нинди генә дәвалану үзәкләренә йөрмәдек. Түләүлеләрендә дә булдык. Һәм менә ниһаять, теләкләребезне Ходай ишетте. Улларыбыз ЭКО юлы белән дөньяга килде, - дип сөйли Фәнис әфәнде.
Табиблар Гөлназ ханымның өч бала көткәнен белгәч, йөклелек чоры авыр узар дип, берсен төшерергә киңәш итә. Ләкин булачак ата-ана: "Аллаһы Тәгалә күпме сабый сөяргә язган, барысы да дөньяга килсен", - дип моңа каршы чыга. Йөклелек чоры чыннан да җиңелләрдән узмый. Булачак әнигә күпмедер вакыт хастаханәдә дә ятып чыгарга туры килә. Беренче дүрт айда токсикозы да җәфалап интектерә.
- Исемнәрне алдан уйлап куйган идегезме? - дим әти кешегә.
- Балалар тумыйча, исем уйларга ашыкмадык. Улларыбызны ярып алгач, ЗАГСтан киләләр дигәч кенә тиз генә өч исем уйлап куйдым: Ирек, Фаил, Руслан.
- Нәселегездә игезәкләр бар идеме соң?
- Юк. Ике-яктан да әти-әниләребезнең бик тә онык сөясе килде. "Кайчан күрербез икән мондый бәхетне?" дип көтеп йөрделәр. Улларыбызны карашырга алар бик булыша. Әниләренең күкрәк сөте берьюлы өчесенә дә җитеп бетми, смесь та ашатырга туры килә, чиратлаштырабыз, - дип елмая бәхетле әти.
Мөбәракшиннар гаиләсен әлеге күңелле вакыйга белән ихлас күңелдән без дә котлыйбыз! Өч баһадирны исән-имин үстереп, чын кеше итәргә язсын!
http://akcharlak.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев