Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Чалбар балагы да кыскарттым, кирәк икән чәч тә кистем"

26 ноябрьдә район мәдәният йортында да Әниләрне тәбрикләделәр.

Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов әниләрне бәйрәм белән тәбрикләп, ихлас теләкләрен юллады. Ә залга авыл хуҗалыгында, оешма-предприятиеләрдә, төрле тармакларда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан, бүгенге көндә хезмәт урыннарында үз вазыйфаларын башкаручы әниләр җыелган иде.

-Бала тәрбияләүдән башка, эш урыннарында да үз вазыйфаларыгызны җаваплылык тоеп, җиренә җиткереп башкарасыз. Кайгы-шатлыклар килгәндә дә сабырлык үрнәге күрсәтеп күтәрә беләсез. Гаиләдән дә зур нәрсә юк, ә аның татулыгы, җылылыгы сездән тора, гаилә җылылыгы сезнең иңнәрдә кадерле әниләр. Барлык яхшылыкларыгыз өчен рәхмәт, балаларыгызның игелеген күреп яшәгез, - диде район башлыгы.

Бәйрәм сәхнәсенә иң элек Түбән Симет авылыннан Рушания Шамилова күтәрелде. 27 ноябрь көнне 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте ул. Күңеле нечкәрүдән хисләрен тыеп тора алмады әбекәй, сәхнәгә менгәч, залдагыларны кулларын болгап сәламләде. Ә аның тормышы бик күп аналарга үрнәк тә, гыйбрәт тә алырлык икән. Апас районы Татар Черкене авылында туып, Казанда "Спартак" берләшмәсендә аяк киемнәре тегүче кыз биш бала белән ялгыз калган Түбән Симет авылы кешесе Габделкави абыйга кияүгә чыга. Парлап яши башлагач ике бала дөньяга килә. Әмма алты гына ел яшәп кала Рушания апа, ир вафат була. Бер үзенә 7 бала белән тол кала...

-Ирем бик уңган, тырыш кеше иде. Үзем дә эшкә бик әрсез булдым. Чалбар балагы да кыскарттым, кирәк икән чәч тә кистем. Балаларым хакына барысын да эшләдем. Шөкер, бүген 21 оныгым, 7 оныкчыгым бар, балаларымның барысы да гаиләле, - дип рәхмәт укып яши авылның абыстае.

Язманың двәамын "Саба таңнары" газетасыннан укый аласыз.

Зәмирә Сәмигуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев