Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар
Яңалыклар

Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар

Гадәттән тыш хәл ГЭС бистәсендә килеп чыккан.

Чаллыда биш катлы йорт подъездында ир-атны ут төртеп яндырганнар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

ГЭС бистәсендә урнашкан 3/22нче биш катлы йортның бишенче подъездында көек исе турындагы хәбәр үзәк янгын элемтәсе пунктына 2 декабрь кичендә килә.

Урынга 72нче янгын-коткару часте янгын сүндерүчеләре, газ һәм электр челтәрләре хезмәте, полицейскийлар һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл тота.

Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр баскыч мәйданчыгында ир-атның янган гәүдәсенә тап була.

Янгынның башлангыч сәбәбе – ут төртү.

http://tatar-inform.tatar


Нет комментариев