Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Чәк чәгегезне үзегез ашагыз!" - Айдар Садыйковның "Давай поженимся"дагы кыланмышларын аңламадылар [+видео]

Кичәге "Давай поженимся" тапшыруында өч претендент-кияүнең берсе булып Айдар Садыйков катнашты. Айдар әфәнде - танылган шоумен һәм тамада.

Тапшыру барышында Садыйков төрледән-төрле мөгезләр чыгарырга тырышты. Игътибар юрганын үзенә тартты. Әмма бу трюк булачак кәләшкә дә, "президиумда" утыручы усал хатыннарга да ошамады булса кирәк. Айдар Садыйковның вакытлы-вакытсыз үз бүлмәсеннән чыгуы Роза Сябитованы, гомумән, чыгырыннан чыгарды. "Алтыннан эшләнгән бүләк алып килергә иде! Чәк чәгеңне үзең аша!" - дип кычкырды ул милләттәшенә.

Үзәк каналда күренү бәхетенә ирешкән Айдар Садыйков, аңлашыла ки, тапшыруга хатын эзләп килмәгән. Шоумен һәм тамада буларак үз-үзен пиарлау өчен ул бер генә мөмкинлекне дә ычкындырмый. Ул яктан караганда, "Давай поженимся"да катнашуы белән ул үз максатына иреште.

Тапшыруны карамаган булсагыз, карагыз:

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев