Саба яңалыклары

"Саба таңнары" газетасы - Саба районы

16+
Яңалыклар

Чирмешәндә журналистларны 1,5 метр диаметрлы галәмәт зур суган бәлеше һәм самавыр чәе белән каршы алдылар

Узган җомгада Чирмешәндә массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең олы бәйрәме — “Медиа Сабантуй-2026” узды. Анда районыбыздан “Татмедиа” ачык акционерлык җәмгыятенең “Саба-информ” филиалы һәм “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре дәкатнашты.

    Фотода пьедесталның иң югары баскычында «Саба-информ» командасы кызлары Фәридә Вилданова, Адилә Гыйләҗиева һәм Гөлназ Гатауллина («ТРК»Саба дулкыннары»)

Дүрт сәгатькә сузылган озын юлны җырлашып, табигатьнең матурлыгына хозурланып узып, чакрымнарның ераклыгы сизелми дә калды. Кунакчыл  Чирмешән җире кунакларны җыр-биюләр, мичтән яңа чыккан кайнар  коймак,   диаметры  1,5  метр булган  галәмәт зур суган бәлеше  һәм самавыр чәе белән каршы алды. Хуҗабикәләр әйтүенчә, әлеге камыр ашын әзерләү өчен 50 килограмм суган, 60 йомырка, 5 литр кефир, май һәм майонез тотылган.  Гигант суган бәлеше белән  сыйлаулары символик  мәгънәгә ия: чөнки Чирмешән  элек-электән суган үстерүчеләре белән данланган.

Бәйрәмнең  тантаналы өлеше — районның Сабантуе үтә  торган мәйданы буйлап  республикабызның төрле районнарыннан килгән журналистлар парады узды. Аннан мәйданда гармун моңнары астында традицион рәвештә Сабантуй бүләкләрен җыю оештырылды.  Һәрбер коллектив бәйрәм хөрмәтенә әзерләп килгән  күчтәнәчләрен матур җыр-бию белән тәкъдим итте. Бәйрәмдә катнашкан  каләм ияләрен  «Татмедиа» ачык акционерлык җәмгыятенең  генераль директоры Шамил Садыйков «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев исеменнән сәламләп, Чирмешән районы җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерде, иҗат кешеләре өчен  әлеге очрашуның мөһимлеген билгеләп узды. 

«Бүген дүртенче тапкыр «Татмедиа» Сабан туен үткәрә. Бөтен республикадан җыйналган журналистлар өчен спартакиада бу. Иң мөһиме – бу аралашу, бер-беребезне күрү мөмкинлеге. Республикабызның һәр шәһәрендә, һәр авылында редакцияләребез эшли. Очрашыр өчен безгә бер зур вакыйга кирәк. «Татмедиа» – уникаль оешма, бүгенге тормышны журналистларсыз күз алдына китереп булмый. «Татмедиа» журналистлары республика үсешенә зур өлеш кертә», – диде Шамил Садыйков.

Чирмешән районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов үз чыгышында  әлеге очрашуның күңелле узуын һәм бары матур тәэсирләр генә калдыруын теләде. «Сезнең тынгысыз эшегез әдәби талант кына түгел, зур җаваплылык, фидакарь хезмәт тә сорый. Сез укучыларыбызның, тамашачыларыбызның проблемалары белән янып яшисез, вакыйгалар үзәгендә булырга булышасыз, җәмәгатьчелек фикерен формалаштырасыз, кешеләрдә актив гражданлык позициясен тәрбиялисез. Моның өчен сезгә хөрмәтебез, рәхмәтебез зур. Алга таба да  һәрвакыт оператив, дөреслеккә туры килгән мәгълүмат көтәбез», – дип мөрәҗәгать итте Илнур Җамалетдинов журналистларга.

Бәйрәмнең югары дәрәҗәдә оештырылган булуы белән бергә, Чирмешәннең  ачык йөзле, кунакчыл халкы, дустанә атмосфера күңелләргә нур өстәде. Районда дус-тату гомер кичерүче 14 милләт вәкиле көн дәвамында  матур җырлары,  дәртле биюләре белән Сабантуебызны ямь­ләде.

Төшке ашка кунакларга Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатовның  махсус сые – зур казанда 200 кешегә пешерелгән чын үзбәк пылавы тәкъдим ителде. Аның тәмле хуш  исе бөтен тирә-юньгә таралды. Мәйданда төрледән-төрле уеннар –капчык сугышы, утын кисү,  махсус аяк киеме (ласты) киеп йөгерү, аркан тарту, турникта күтәрелү, гер күтәрү, армрестлинг, волейбол һәм, әлбәттә, милли көрәш - барлык катнашучыларны  бергә җыйнап берләштерде. Уеннарда  һәр ике коллектив – "Саба информ" һәм "Саба дулкыннары"  телерадиокомпаниясе хезмәткәрләре актив катнашып, үз көчләрен сынадылар. "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбарәкова гер күтәрүдә – өченче,  кызлар командасы аркан тартышуда беренчелекне алып, үзләрен иң көчлеләр итеп таныттылар. 

Тантана ахырында Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов,  Айдар Сәлимгәрәев, Шамил Садыйков, ТР Журналистлар Союзы рәисе Илшат Әминов  иң яхшы эшчәнлек алып баручы массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренә Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары  тапшырды. Хезмәттәшебез – "Саба информ" филиалының реклама буенча белгече Миләүшә Галәвина намуслы һәм тырыш хезмәте өчен «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. “Медиа Сабантуй-2026”ның быелгы җиңүчеләре булып мамадышлылар танылды, икенче, өченче урынны – апаслылар һәм чаллылылар яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев