Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дача хуҗаларына койманың икенче ягында үскән балтырган өчен дә штраф салачаклар

Дача хуҗаларына үз участокларындагы балтырган өчен, хәтта ул койманың икенче ягында үссә дә, 5 меңгә кадәр штраф салырга мөмкиннәр. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты һәм балтырган белән көрәш буенча закон проекты авторларының берсе Алексей Говырин сөйләде дип яза РИА Новости.

«Участоктагы балтырган өчен, хәтта ул койманың икенче ягында үссә дә, бакчачыга 5 меңгә кадәр штраф яный. Коммерцияле милек хуҗалары да бу җаваплылыктан азат ителми: вазифаи затларга 50 меңгә кадәр, ә юридик затларга 1 миллионга кадәр штраф каралган», – дип хәбәр иткән Алексей Говырин.

Ул әйткәнчә, җирле хакимиятләр булдырылган нормалар буенча балтырган белән көрәшүне контрольдә тотарга тиеш.

«Шуңа күрә алар хуҗага балтырганны юкка чыгару турында хәбәр иткәннән соң да бу эшләнмәсә, инвазив үсемлекне үзләре юк итәргә хокуклы. Шуннан соң, җирле хакимият дача хуҗасына счет бирә һәм ул аны ике ай эчендә түләргә тиеш. Әгәр түләми икән инде – суд, акчаны мәҗбүри түләттерү була», – дип сөйләгән депутат.

Аерым катлаулы очракларда, мәсәлән, җир хуҗасы элемтәгә чыкмаганда һәм бу проблеманы хәл итмәгәндә, җирне хуҗасыз дип танырга мөмкиннәр, дигән Говырин.

Шулай ук депутат 2024 елның февралендә Дәүләт Думасы дача хуҗаларын балтырган белән мөстәкыйль көрәшергә мәҗбүр итә торган закон проектын беренче укылышта кабул итүен сөйләде.

Дәүләт Думасы карый торган закон проекты территорияләрне инвазив үсемлекләрдән саклау буенча чараларны үтәмәү өчен административ җаваплылыкны арттыруны күздә тора. Бу гражданнар өчен 20 меңнән 50 меңгә кадәр, юридик затлар өчен 400 меңнән 700 меңгә кадәр штраф.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daca-xualaryna-koimanyn-ikence-yagynda-uskan-baltyrgan-ocen-da-straf-salacaklar-5885648

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев