Саба таңнары

Сабинский район

16+
Яңалыклар

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юлларда кыргый хайваннар килеп чыгу ихтималы турында кисәтәләр

Соңгы елларда табигатьтә кыргый хайваннар күбәюе сәбәпле, юлларда аларны бәрдерү очраклары ешайды.

2025  елда безнең район территориясендә дә пошиларны һәм кабан дуңгызларын бәрдерүнең бер­ничә очрагы теркәлгән иде. Мондый  аварияләрдә  еш  кына кешеләр дә һәлак була. Шуңа күрә  кичләрен  урманнар  аша үткән  юлларда аеруча  сак булырга  кирәк.

Быел да республикада  кыргый хайваннарга бәрелүнең 5 очрагы теркәлгән. Мисалга, 5 гыйнварда Нурлат районында Hyundai машинасын йөртүче пошига бәрелгән, шуннан соң автомобиль юл читенә  төшкән. Нәтиҗәдә пассажир тән җәрәхәте алган.

Кыргый хайванга бәрелүдән саклану яки мондый һәлакәтләрнең  нәтиҗәләрен киметү өчен, йөртүчеләргә түбәндәгеләрне үтәргә киңәш ителә:

-тизлек режимын сакларга. Әгәр хайван юл кырыенда яки юл өлешендә пәйда булса, транспорт чарасын туктатуга кадәр тизлекне киметергә һәм авария сигнализациясен кабызырга;

-хәрәкәт юнәлешен кискен үзгәртмәскә. Еш кына йөртүчеләр һәм пассажирлар хайванга бәрелү нәтиҗәсендә түгел, ә каршы як полосага чыгу, әйләнеп каплану, юлдан чыгу яки бордюрга бәрелү аркасында имгәнәләр.

Дәүләт автоинспекциясе  автомобиль йөртүчеләрне тыюлыклар янында яки урман җирлегендә бик игътибарлы булырга, кыргый җәнлекләр килеп чыгу ихтималы булган урыннардагы юл билгеләрен игътибарсыз калдырмаска һәм сәяхәткә якты вакытта чыгарга чакыра.

 

Марат Гаязов,

ГАИның район

бүлекчәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев