Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Дәүләт Думасы күп балалы гаиләләргә ипотека түләүгә ярдәмне 2030 елга кадәр озайтты

Дәүләт Думасы депутатлары соңгы, өченче укылышта күп балалы гаиләләргә ипотека түләү өчен ярдәм итү программасын тагын 7 елга озайту турында закон проектын кабул итте.

Бу хакта Россия парламентының түбән палатасы сайтында хәбәр ителә.

«Бу программаны тагын 7 елга озайту - мөһим карар, күп балалы гаиләләр өчен торак алу мөмкинлеген арттырачак», - диде Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин.

Ул искәрткәнчә, закон Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән. Дәүләт башлыгы өченче яки аннан соңгы баласы туган гаиләләр торак шартларын яхшырту өчен 450 мең сум акча алырга тиеш дигән бурыч куйды.

Хөкүмәт мәгълүматлары буенча, 2023 елда әлеге ярдәм чарасыннан якынча 190 мең тапкыр кулланганнар.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/daulat-dumasy-kup-balaly-gailalarga-ipoteka-tulauga-yardamne-2030-elga-kadar-ozaitty-5888288

Фото https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев