Динә һәм Рафаэль Латыйповлар яңа туган оныкларына үзенчәлекле матур исем кушкан [+фото]
Яңалыклар

Динә һәм Рафаэль Латыйповлар яңа туган оныкларына үзенчәлекле матур исем кушкан [+фото]

Күпләр әле Динә һәм Рафаэль Латыйповларның кабат әби-бабай булуын белмиләрдер. 11 апрель көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә кызлары Динара икенче мәртәбә әни булган. 6 яшен тутырып килүче олы уллары Хәлил янына тагын бер малай алып кайтканнар. Сабыйга Хафиз дип исем кушканнар. - Кызыбыз Динара белән киявебез Марат безне янә оныклы...

Күпләр әле Динә һәм Рафаэль Латыйповларның кабат әби-бабай булуын белмиләрдер. 11 апрель көнне көндезге сәгать өчләр тирәсендә кызлары Динара икенче мәртәбә әни булган. 6 яшен тутырып килүче олы уллары Хәлил янына тагын бер малай алып кайтканнар. Сабыйга Хафиз дип исем кушканнар.

- Кызыбыз Динара белән киявебез Марат безне янә оныклы итте. Рәхмәт яусын үзләренә. Динара үзен әйбәт хис итә. Оныгыбызга исемнең дә матурын сайладык. Аллага шөкер, бар да әйбәт, исән-сау гына булсыннар, - диде Динә Латыйпова.

Бу сөенечкә без дә кушылабыз. Улларын тигезлектә, шатлыкта үстерергә язсын!

Хафизны бала тудыру йортыннан алып чыкканда.

Динара олы улы Хәлил белән.

Эльза ГАЗИЗОВА

акчарлак-газета.рф


Нет комментариев