Россия валютасының ныгуына нефтьнең кыйммәтләнүе ярдәм итә.
Америка долларының курсы 56 сумнан да түбән тәгәрәде, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Бүген Мәскәү биржасында доллар 27 тиенгә – 55,97 сумга кадәр арзанайды. Россия валютасының ныгуына нефтьнең кыйммәтләнүе ярдәм итә.
Сум әле хәзер дә ныгуын дәвам итә. Мәскәү биржасы мәгълүматлары буенча, 11.23 сәгатьтә бер доллар 55,84 сум тәшкил иткән.
Нет комментариев