Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Дума ата-аналарның 1 сентябрьдә ял алу хокукын закон дәрәҗәсендә беркетергә тәкъдим итте

«Мәктәптә уку елы башлану көнен бала белән бергә уздыру өчен 1 сентябрьдә ял бирүдән баш тарту хезмәт нормаларын бозу булып саналачак»

Дәүләт Думасына ата-аналарның 1 сентябрьдә ял алу мөмкинлеген закон дәрәҗәсендә беркетү турында закон проекты кертеләчәк. Эш бирүче бу көнгә ял бирүдән баш тарткан очракта, моны хезмәт нормаларын бозу дип санарга тәкъдим ителә. Документ РИА Новости карамагында бар, дип яза агентлык.

Закон проектының авторлары – Дәүләт Думасының «Яңа кешеләр» фракциясеннән депутатлары Владислав ДаванковАнтон ТкачевӘмир Хәмитов Һәм Владимир Плякин. Инициатива РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсенә (Хезмәт хакын сакламыйча ял бирү) үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

«Ата-аналарның (опекуннарның, тәрбиягә алган ата-аналарның) уку елы башында баласын мәктәпкә озату өчен 1 сентябрьдә ял алу хокукын закон нигезендә беркетергә тәкъдим ителә», - диелгән аңлатма язуында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге инициативаны гамәлгә ашыру гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм ата-аналарның белем бирү процессына җәлеп ителгәнлеге дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.

«Мәктәптә уку елы башлану көнен бала белән бергә уздыру өчен 1 сентябрьдә ял бирүдән баш тарту хезмәт нормаларын бозу булып саналачак», - диелә закон проектына аңлатма язуында.

Фото: Татар информ

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/duma-ata-analarnyn-1-sentyabrda-yal-alu-xokukyn-zakon-daraasenda-berketerga-takdim-itte-5909523

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев